Ун мең сум мәктәп укучыларының ата-аналарына 17 августка кадәр күчереләчәк
Ә авыр матди хәлдә калган йөкле хатын-кызлар аена 6350 сум акча алачак
Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин министрлыкларга һәм ведомстволарга адреслы финанс ярдәме күрсәтү турында хисап тотарга кушты. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.
Авырлы хатын-кызларга пособие, шулай ук бер тапкыр бирелә торган түләү — ун мең сум — мәктәп укучыларының ата-аналарына 17 августка кадәр күчереләчәк.
Президент Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чараларын атады. Аерым алганда, сүз алиментларга бәйле проблемаларны хәл итү, шулай ук июльдән тулы булмаган гаиләләрдәге сигез яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларга аена 5650 сум күләмендә түләү кертү турында барды.
Моннан тыш, дәүләт башлыгы җиде яшькә кадәрге балаларны карау өчен “больничныйлар”ны тулы күләмдә түләргә кушты, ә авыр матди хәлдә калган йөкле хатын-кызлар аена 6350 сум акча алачак, диелә хәбәрдә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев