Логотип Идель
Яңалыклар

Урал татарлары ничек бии? Килеп кара!

Кабан күле яр буенда «Җыен-уен» урал татарлары биюе буенча мастер-класс узачак.

22 июнь 18:00дә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты казанлыларны Урал татарларының бию үзенчәлекләре белән таныштырачак. Әлеге чара – Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының икенче дәресе. 

Урал татарларының фольклор бию үрнәкләрен «Күпер-күпер» дип аталган композиция аша «Мирас» үрнәкле балалар бию ансамбле тәкъдим итәчәк. «Җыен-уен» дип аталган программа кысаларында тамашачылар арасында интерактив уздырылачак, катнашучылар Урал татарларының фольклор көйләре һәм милли кием үзенчәлекләре белән таныша алачак. Элеккеге заманнарда кояш баеп, таңга хәтле дәвам иткән Урал татарларының биюләрен профессиональ хореографлар уен форматында үтәчәк мастер-класс барышында өйрәтергә ниятли. Бию дәресе кичәсенең алып баручысы: Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова. «Мирас» үрнәкле балалар бию ансамбле җитәкчесе, культурология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре – Дәүләт Үмәров. Җанлы музыкаль бизәлеш өчен оста музыкантлар командасы җавап бирә: баянда, тальян гармунда – Ильяс Фәрхуллин, варганда, бәрмә һәм кыллы уен коралларында Айдар Абдрахимов уйнаячак. 

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар биюләренең традициясен саклауны, тарихын искә төшерүне максат итеп куя.

Исегезгә төшерәбез, проектның быелгы беренче чарасы 15 июнь көнне Кабан күле яр буенда узды.  «Хәрәкәттә-бәрәкәт» дәресләре Казан Мэриясы тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә уздырыла. Башка еллардан аермалы буларак, бу юлы проект бары татар бию төрләрен өйрәнүгә багышлана. Тагын бер мөһим үзенчәлек: бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе, 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза.

Сезнең барыгызны да татар биюенең төрләрен өйрәнергә чакырабыз. Мастер-класслар бушлай уза. Җәй айларын күңелле итеп үткәрик. Күрешкәнгә кадәр! 

Нәрсә: «Җыен-уен» урал татарлары биюе буенча мастер-класс
Кайда: Кабан күле яр буе (Ш.Мәрҗани урамы ягыннан, Г.Камал театрының парковкасы астында)
Кайчан: 22 нче июнь, 18.00
Журналистларны әлеге чарада көтеп калабыз. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев