Логотип Идель
Яңалыклар

Урам артистларын регламентка салалар: 35 мәйданчык һәм чыгыш ясау өчен 3 сәгать

Казанда шәһәрнең ачык мәйданчыкларында урам музыкантлары, рәссамнары, артистлары һәм аниматорлары эшчәнлеген координацияләү тәртибен расладылар.

Казанда шәһәрнең ачык мәйданчыкларында урам музыкантлары, рәссамнары, артистлары һәм аниматорлары эшчәнлеген координацияләү тәртибен расладылар. Моның өчен шәһәрдә 35 мәйданчык билгеләнде, ә чыгышларының озынлыгы 3 сәгатьтән дә артмаячак. Артистларның һәм музыкантларның теләкләрен исәпкә алып эшләнгән регламент Казан муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлары җыентыгында басылып чыкты.

Бүгенге көндә шәһәр үзәгендә дә, паркларда да, скверларда да 35 урын билгеләнгән. Барлык мәйданчыклар да эшчәнлек төре, рөхсәт ителгән шау-шу дәрәҗәсе, урам чыгышларында катнашучылар саны буенча бүленгән. Шулай итеп, билгеле бер мәйданчыкларда музыкантларга шау-шу дәрәҗәсе 60 децибелга кадәр, тавыш көчәйтүче җиһазларсыз чыгыш ясарга мөмкин булачак. Мәйданчыклар исемлеге тулыланачак, үз тәкъдимнәрегезне түбәндәге электрон почтага җибәрә аласыз: kultura.kazan@tatar.ru.

Документта урам чыгышларында катнашучыларга теләнчелек белән шөгыльләнү яки үз эшчәнлеге нәтиҗәләре өчен мәҗбүри түләүләр алу (түләүгә этәрү) тыела дип язылган. Буйлы курчаклар костюмнарындагы аниматорлар рәсми рәвештә теркәлергә һәм расланган прейскурант буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген законлы рәвештә алып барырга тиеш.

Урам чыгышларында катнашучыларның гамәлләре җәмәгать тәртибен бозмаска, сәяси һәм/яки дини өндәмәләр яки агитация, норматив булмаган лексика һәм экстремизмга, көчләүгә, сугышны пропагандалауга, наркотиклар, хәмер куллануга, башка хокукка каршы һәм амораль эшчәнлекне гамәлгә ашыруга өндәүләр булырга тиеш түгел.

Массакүләм мәдәни-агарту, театр-тамаша, спорт, реклама һәм башка гавами чаралар уздыру чорына урам чыгышлары туктатылачак.

Сентябрьдә артистларга уңайлы булсын өчен цифрлы платформа эшли башлаячак, анда онлайн режимда чыгыш ясау урынын һәм вакытын сайларга мөмкин булачак. Кушымтаны артистлар үзләре тикшерәчәк, эш төркеменә керергә теләүчеләрдән гаризалар kultura.kazan@tatar.ru электрон почтасына кабул ителә.

Цифрлы платформа чыкканнан соң урам артисты яки музыкант бер мәйданчыкта көненә бер тапкыр чыгыш ясый ала, ә көн дәвамында – төрле вакытта берничә мәйданчыкта. Урам артистлары үтенече буенча, бер чыгыш вакыты ике сәгатьтән өч сәгатькә кадәр арттырылган. Әлеге вакыт аралыгына урам чыгышын әзерләү, үткәрү һәм ачык мәйданчыкны азат итү белән бәйле барлык гамәлләр дә кертелгән.

10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр чыгыш ясарга мөмкин. Урамда чыгыш ясау урынын, датасын һәм вакытын сайлау мөмкинлеге бер атна алдан ачылачак.

Музыкантлар, рәссамнар, артистлар, аниматорлар чыгышларны килештерү өчен цифрлы платформага кереп, дәүләт хезмәтләре аша авторизацияләнеп, эшчәнлек төрен, мәйданчыкны, датаны һәм вакытын сайлап, гариза бирергә тиеш булачак.

Чыгыш ясау хокукын раслап, телефон аша күрсәтергә яки бастырып чыгарырга мөмкин булган җавап хаты киләчәк. Әгәр катнашучы кагыйдәләрне бозса, аңа 14 көнгә мәйданчыкларны броньлау мөмкинлеген ябачаклар.

Урамда чыгыш ясау бары тик шул ук вакытта, шул ук урында, гаризада җибәрелгән катнашучыларның саны һәм вакыт озынлыгы белән генә рөхсәт ителә.

Исегезгә төшерәбез, Казанның урам музыкантлары, рәссамнар, артистлар, аниматорлар эшчәнлеген регламентлаштырачак документны эшләүләре турында гыйнвар аенда «Сәйдәш» мәдәният йортында узган түгәрәк өстәлдә билгеле булды. Аларның эшчәнлек тәртибе турында фикер алышулар артистлар, активистлар, блогерлар, эшмәкәрләр, иҗтимагый префектуралар һәм шәһәрнең башка кешеләре белән берлектә алып барылды. 

Чыганак: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев