Логотип Идель
Яңалыклар

Урам музыкантларының 400дән артык чыгышы килештерелгән

«Art-проспект» цифрлы платформасы штат режимында 17 нче майда эшли башлады. Ул коммерциясез иҗат белән шөгыльләнүче активистлар өчен булдырылган. Аның ярдәмендә Казан халкы һәм кунаклары шәһәрнең 26 мәйданчыгында үз чыгышларын броньлый ала.

Art-проспект» онлайн-платформасын эшләтеп җибәргәннән соң ике атна эчендә анда Казанның 150 урам артисты, музыкант һәм рәссам теркәлгән. Бүгенге көндә сервис ярдәмендә шәһәр мәйданчыкларында 401 чыгыш ясау килештерелгән, дип хәбәр иттеләр Мәдәният идарәсендә.

Көн саен район бүлекләре хезмәткәрләре һәм Эчке эшләр идарәсе вәкилләре Бауман урамында рейдлар үткәрә. Платформаның ике атнасы эчендә берничә тәртип бозучы ачыкланды, алар үз чыгышларын шәһәр урамнарында платформа аша вакыт һәм урынга бронь ясамыйча гына оештырган. Алар белән профилактик әңгәмә үткәрелде.

«Art-проспект» цифрлы платформасы штат режимында 17 нче майда эшли башлады. Ул коммерциясез иҗат белән шөгыльләнүче активистлар өчен булдырылган. Аның ярдәмендә Казан халкы һәм кунаклары шәһәрнең 26 мәйданчыгында үз чыгышларын броньлый ала. Чыгышның озынлыгы – 3 сәгать.

Исегезгә төшерәбез, чыгыш ясау урынына һәм вакытына бронь ясау өчен платформада ЕСИА системасы аша теркәлергә кирәк. Авторизациядән соң артистка үзенең шәхси профильләрен тутырырга, иҗади эшчәнлек өчен мәйданчык һәм вакыт сайларга кирәк булачак. Шунда ук ул чыгышларны гамәлдән чыгарырга мөмкин.

Урам чыгышларын легальләштерү мәсьәләсе буенча узган елның гыйнварында фикер алыштылар, ә август азагында музыкантлар һәм артистлар өчен регламент расладылар. Платформаны эшләтеп җибәрү алдыннан 50 активист өч атна дәвамында сервисны сынап карады. Алар үз фикерләрен эшләүчеләр белән уртаклаштылар. 16 нчы майда Константин Васильев исемендәге музейда урам артистларына, музыкантларга һәм рәссамнарга Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов һәм Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Дмитрий Кремлев платформа тәкъдим итте.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев