Ураза бәйрәме алдыннан Казанда Кол Шәриф мәчетенә керү чикләнәчәк
Мәчеткә 1 нче майның 19:00 сәгатеннән 2 нче майның 9:00 сәгатенә кадәр кереп булмаячак.
Мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе булган Ураза гаете алдыннан Кол Шәриф мәчете туристлар өчен ябык булачак. Мәчеткә 1 нче майның 19:00 сәгатеннән 2 нче майның 9:00 сәгатенә кадәр кереп булмаячак. Бу бәйрәм намазы уздыру белән бәйле.
Казан Кремленә килергә теләүчеләрнең барысыннан да маршрутны планлаштырганда мәчеткә кереп булмавын исәпкә алуны сорыйлар, дип хәбәр иттеләр музей-тыюлыкның матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, 2 нче майда маршрутлары шәһәр мәчетләре янында уза торган автобуслар һәм троллейбуслар 5:00 сәгатьтә йөри башлаячак.
Моннан тыш, 30 нчы апрельдә X Республика ифтары кунаклары өчен Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча өстәмә шәһәр яны поездлары йөриячәк.
Чыганак: kzn.ru
Фото: Денис Гордийко
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев