Логотип Идель
Яңалыклар

УРМАЙДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ШӘКЕРТЛӘР БӘЙРӘМЕ ОЕШТЫРЫЛА!

1 июль көнне Чувашиянең Урмай авылында ремонттан соң Җәмигъ мәчете ачыла. Шунысы үзенчәлекле әлеге авылда 3 мәчет эшли.

1 июль көнне Чувашиянең Урмай авылында  ремонттан соң Җәмигъ мәчете  ачыла. Шунысы үзенчәлекле әлеге авылда 3 мәчет эшли. 

-    Чувашия Республикасының урта бер җирендә, татар авыллары арасында зурлыгы буенча икенче урында  торган Урмай авылы урнашкан. Йорт санына килгәндә, авылда меңләп хуҗалык исәпләнә. Авылда өч мәчет эшләп килә, - ди Урмайның имам хатыйбы Мирза улы Рафаил.

Идел буе ислам динен кабул итүгә 1100 ел уңаеннан  Урмайда 1 июль көнне Урмай авылының уртасында урнашкан Урта мәчеттә төзекләндерү һәм киңәйтү эшләре төгәлләнде. Авыл халкы  яңартылган мәчетнең тантаналы ачылышын оештыра. Бу көнне авылга зур кунаклар кайтуы көтелә, шул исәптән  Татарстаннан да дин кардәшләр килер дип көтелә, ди оештыручылар.

Шулай ук 1 июль көнне Урмайда беренче тапкыр Шәкертләр бәйрәме — Сабан туе да узачак. Масштаблы бәйрәмгә төрле өлкәләрдән кунаклар: Имамнар, җырчылар, балалар киләчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев