UT Fest автор-башкаручылар эзли!
UT Fest Чаллы фестивале «ЛитМуз» проекты белән берлектә кече сәхнәдә чыгыш ясаячак автор-башкаручыларны эзли. Бу хакта Urbantatarның телеграм-каналында хәбәр ителә.
Әдәби-музыкаль кичәдә катнашу өчен татар телендә шигырьләр һәм җырлар язучылар чакырыла. Һәр кешегә 2-3 иҗат әсәрен укырга мөмкинлек бирелә.
"Литмуз.tat" кичәсендә катнашу өчен 21 июльгә кадәр гариза калдырырга кирәк. Шигырьләрне текст итеп, җырларны видеога яздырып, аларны кичәнең кураторы almazkhas телеграмына язасы булачак. Катнашучылар саны - 8-10 кеше, дип хәбәр итә оештыручылар.
Шунысы мөһим: гариза тутыру әле катнашу дигәнне аңлатмый. Безнең җавапны көтегез, дип яза алар.
UT Fest 19 августта Чаллы шәһәренең Азатлык мәйданында 12.00 сәгатьтән 20.00 кадәр уздырылачак.
фоточыганак: Urbantatarның телеграм-каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев