«Үз телем» проектлар бәйгесенең финалы уза
Бәйгенең гомуми приз фонды - ике милион сум. Иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен грантлар тапшырылачак.
Бәйгенең оештыручысы - Казан шәһәре Башкарма комитеты. Оештыручылар әйтүенчә, җәй башыннан конкурска 80нән артык гариза килгән.
Финалда барлыгы 21 проект катнаша. Катнашучылар проектларны 4 минут эчендә жюри әгъзаларына һәм килгән тамашачаларга тәкъдим итә.
Катнашучыларның чыгыш ясау тәртибен шобага тотышып сайлаганнар. Тагын проектлар арсында язучы Әмирхан Еникигә багышланган сайт ясарга, китаплар һәм музыкаль альбомнар чыгару, фестиваль ясау, татар кызлары турында комикслар ясау, һәм башка проектлар тәкъдим ителде.
Бәйгенең гомуми приз фонды - ике милион сум. Иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен грантлар тапшырылачак.
Жюри әгъзалары арасында “Шаян ТВ” каналының башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова, Бөтендөнья Татар яшьлеәре форумы рәисе Ленария Мөслимова, журналист, медиабелгеч, Матбугат.ру сайты җитәкчесе Данил Сәфәров, "Татар-информ" журналисты Рузилә Мөхәммәтова, татар дизайнеры, “Әлифба”, “Әлбәттә” һәм татар теленә кызыксыну уята торган башка IT проектлары авторы Илдар Әюпов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Призидиумы әгъзасы,Татарстан республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Альбина Насыйрова.
Проектлар чыннан да бик кызыклы һәм тормышка ашырылырга лаек. Жюри әгъзаларының эше җиңелдән булмаячак.
Җиңүчеләр бүген игълан ителергә тиеш. Конкурс нәтиҗәләрен безнең социаль-челтәр аша карап белегез.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев