Логотип Идель
Яңалыклар

ВАКАНСИЯЛӘР ЯРМИНКӘСЕ: мәдәният һәм сәнгать өлкәсе

Казан дәүләт мәдәният институты мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә «Вакансияләр ярминкәсе» үткәрә.

Казан дәүләт мәдәният институты мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белгечләре өчен «Вакансияләр ярминкәсе» үткәрә. Чара бүген, 29 март көнне, 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Казан дәүләт мәдәният институтында Оренбург тракты, 3 адресы буенча уза.

Программада – эш бирүчеләр белән очрашулар, мастер-класслар һәм компанияләр презентацияләре. Моннан тыш, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш эзләүчеләргә Казан предприятиеләрендә эш урыннары турында сөйләячәкләр, вакансияләр базасыннан басма бирәчәкләр һәм һөнәри юнәлеш бирүче тест уздырачаклар.

Эш бирүчеләр вакансияләр ярминкәсендә онлайн да катнаша ала. Вакансияләрнең цифрлы ярминкәсе сайттагы буш эш урыннары турында игъланнар урнаштырырга, резюмелар базасы белән танышырга, әңгәмәләргә чакыру җибәрергә һәм студентлардан кайтавазлар алырга мөмкинлек бирә.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев