Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

ВАКЦИНА КАДАТ ҺӘМ ФАТИР ҖИҢ!

Мәскәү өлкәсендә COVID-19 дан прививка кадатканнар арасында фатир уйнатачаклар.

Мәскәү өлкәсендә COVID-19 дан прививка кадатканнар арасында фатир уйнатачаклар.

Мәскәү өлкәсендә ковидка каршы прививка кадаткан һәр кеше өч бүлмәле фатир уйнатуда катнаша алачак, дип хәбәр итә төбәк хөкүмәте матбугат хезмәте.

Реклама

Акциядә Россиянең 18 яшьтән өлкәнрәк теләсә кайсы гражданины катнаша ала. Аның кайсы төбәктә теркәлүе мөһим түгел. Төп шарт - 15 июньнән 25 июньгә кадәр Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы пунктларында коронавирустан вакцинаның беренче компонентын кадатырга кирәк. Өч препаратның теләсә кайсын сайлап алырга рөхсәт ителә - "Спутник V", "ЭпиВакКорона" яки "КовиВак".

Акциядә катнашу өчен "Дәүләт хезмәтләре" төбәк порталында - uslugi.mosreg.ru да теркәлергә мөмкин. Җиңүче 27 июньдә 19:00 сәгатьтә 360 телеканалының туры эфирында  игълан ителәчәк. Ул телефон номерына һәм теркәлгәндә күрсәтелгән электрон почтага хәбәр алачак. Приз - Серпуховтагы 74,9 квадрат метр мәйданлы өч бүлмәле фатир.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев