Яңалыклар
ВАКЦИНА ЯСАТКАНННАР АРАСЫНДА ЛОТЕРЕЯ: 1000 КЕШЕГӘ 100әр МЕҢ СУМ
Чара 1 сентябрьдән 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акча уйнатуда балигъ булган россиялеләр катнаша ала.
Хөкүмәт коронавирустан вакцина ясатучылар арасында акчалата бүләкләр уйнату тәртибен раслады, дип хәбәр итә Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.
Лотерея операторы — “Гознак” акционерлык җәмгыяте. Чара 1 сентябрьдән 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акча уйнатуда балигъ булган россиялеләр катнаша ала.
Лотерея бонусзаздоровье.рф сайтында уйнатылачак. Нәтиҗәләр белән дә әлеге сайтта һәм матбугат чараларында танышырга мөмкин.
Барлыгы 1000 җиңүче билгеләнә. Аларның һәркайсы 100 мең сумга ия булачак.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев