ВАКЦИНАЦИЯ: ЧИРАТТА - БАЛАЛАР
Мәскәүдә 12-17 яшьлек яшүсмерләрдә "Спутник V" вакцинасын сынау башланды.
Яшүсмерләрне коронавируска каршы вакцинацияләү 20 сентябрьгә кадәр башланырга тиеш, дип белдергән РИА "Новости"га Гамалея исемендәге үзәк башлыгы Александр Гинцбург. Ул ассызыклаганча, соңгы вакытта коронавирусны элеккегә караганда авыррак кичерүче балалар саны арткан һәм аларны якларга кирәк.
Мәгълүм булганча, Мәскәүдә 12-17 яшьлек яшүсмерләрдә "Спутник V" вакцинасын сынау башланды. Аларда бу яшь төркемендәге 100 россияле катнаша. 6 июльдә вакцинаның беренче компонентын 21 яшүсмергә ясаганнар.
"Ике баланың температурасы 37 [градус] иде. Тик бу нормаль реакция. Әгәр температураларын үлчәмәсәң, алар, мөгаен, сизмәгән дә булыр иде ", - ди Гинцбург. Аның сүзләренчә, 20 сентябрьгә кадар яшүсмерләрне массакүләм вакцинацияләүне башлау өчен барысы да эшләнә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев