Логотип Идель
Яңалыклар

Вакыйгалар икътисады: шәһәрләргә фестивальләр һәм башка зур чаралар кирәкме?

2 нче ноябрьдә Казанда вакыйгалар икътисады темасына чираттагы ачык дискуссия узачак. Спикерлар вакыйгалар индустриясе үсешенә карата үз тәҗрибәләре һәм карашлары белән уртаклашачаклар.

2 нче ноябрьдә Казанда вакыйгалар икътисады темасына чираттагы ачык дискуссия узачак. «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә узачак очрашуда катнашучылар ни өчен шәһәрләргә фестивальләр һәм башка зур чаралар кирәклеге турында фикер алышачак.

Дискуссиядә Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова, NUR халыкара медиасәнгате фестиваленә нигез салучы һәм кураторы Рәшит Османов, «Урам» экстрим-паркы директоры Мария Крюкова, җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгеч Стася Шибанова, продюсерлык үзәгенә нигез салучы Владимир Шавгулидзе катнашачак. Спикерлар вакыйгалар индустриясе үсешенә карата үз тәҗрибәләре һәм карашлары белән уртаклашачаклар, шулай ук шәһәр чараларын оештыру процессына халыкны җәлеп итү турында сөйләячәкләр. 

Халык экспертлар белән берлектә мәдәни вакыйгаларның бергәлекләр һәм территорияләр үсеше белән бәйләнеше, чараның икътисадка һәм шәһәргә йогынтысын үлчәү, шулай ук яңа аудиторияне җәлеп итү өчен Казанда булмаган вакыйгалар турында сөйләшәчәк. 

Дискуссия 19:00 сәгатьтә Татарстан ур., 20 адресы буенча башлана. Теләсә кем катнаша ала, моның өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. 

Чара «Шәһәр модераторлары» дискуссия-белем бирү программасы кысаларында узачак.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев