Логотип Идель
Яңалыклар

"ВАМПИРЛАР УЯНГАНДА": Марат Кәбировның әсәре төрек теленә тәрҗемә ителгән

«Убырлар уянган чак» дип аталган әсәрне әдәбият галиме Альп Әрән Демиркая (Бартын университеты) тәрҗемә иткән.


Татар язучысы Марат Кәбировның фантастик романы төрекчәгә тәрҗемә ителеп, китап буларак дөнья күрде. «Убырлар уянган чак» дип аталган әсәрне әдәбият галиме Альп Әрән Демиркая (Бартын университеты) тәрҗемә иткән.

Өч ай дәвамында тәрҗемә ителгән әсәргә «Вампирлар уянганда» дигән исем куелган. Әдәбият галиме Альп Әрән Демиркая Марат Кәбировның иҗатын кызыксынып күзәтүен, аны татар әдәбиятына яңача ысуллар кертүдә кыю адымнар белән баручы заманча язучы буларак бәяли, кереш өлештә Марат Кәбиров турында киң мәгълүмат та бирелгән. Китап сатуга бер атнадан соң чыгачак, дип хәбәр итә Татар-информ мәгълүмат агетлыгы.

Чыганак: Татар-информ

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев