Васил Гарифуллинга - 60 яшь
Филология фәннәре докторы, профессор, татар журналистларының остазы Васил Заһит улы Гарифуллинга бүген 60 яшь тулды.
Филология фәннәре докторы, профессор, татар журналистларының остазы Васил Гарифуллинга бүген 60 яшь тулды. Бик күп җитәкчеләрдән гомер буе көчле рухлы, тыйнак, кешелекле һәм ярдәмчел булуы белән аерылып тора ул. Чын күңелдән котлыйбыз!
Васил Заһит улы Гарифуллин 1961 елның 1 октябрендә Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында туган. 1983 елда Казан университетын тәмамлый. 1986–1989 елларда Казан телевидение студиясенең мәгълүмат бүлегендә мөхәррир. 1989 елдан Казан университетында эшли: 1999 елдан татар журналистикасы кафедрасы мөдире, 2001–2012 елларда журналистика һәм социология факультеты деканы. 2012 елдан татар журналистикасы кафедрасы мөдире, шул ук вакытта, 2014 елдан 2016 елга кадәр массакүләм коммуникацияләр кафедрасы мөдире. 2018 елдан Казан университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев