Логотип Идель
Яңалыклар

Васыйл Гарифуллин: "Максатчан рәвештә кадрлар әзерләү югары нәтиҗәләр күрсәтте"

Медиа өлкәсендәге бакалавриат һәм магистратура программаларына якынча 350 студент кабул итәргә җыеналар.

Бүген Казан университетындагы медиа өлкәсе буенча белгечләр әзерләү перспективалары хакында сөйләштеләр. Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе дүрт төрле юнәлеш буенча белгечләр әзерли: “Журналистика”, шул исәптән милли журналистика, “Телевидение”, "Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә”, “Медиакоммуникацияләр”. Бу юнәлешләр тулы цикл – бакалавриат, магистратура, аспирантура белән тәэмин ителгән, үз Диссертация советы да бар.

– Быел бакалавриат һәм магистратура программалары буенча 290 студент чыгарабыз. “Ул 290 студентыгыз кайда соң?! Безнең институт кадәр институтлар да аның кадәр чыгармый”, – дип сораучылар бар. Федераль университет булуыбызны истә тотарга кирәк – студентларыбызның географиясе Курил утрауларыннан алып Калининградка кадәр. Чит илләрне алсак, Кытай, Малайзиядән алып Колумбиягә кадәр. Әлбәттә, алар үз регионнары, илләренә кайтып китә. Эшкә урнашу 90 процентны тәшкил итә. Мәсәлән, милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасының татар телле журналист-студентлары барысы да диярлек “ТАТМЕДИА”га эшкә урнашты, - ди журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Леонид Толчинский.

Кабул итү планнары былтыргыдан әлләни аерылмый: медиа өлкәсендәге бакалавриат һәм магистратура программаларына якынча 350 студент кабул итәргә җыеналар. Хәзерге вакытта ике меңнән артык абитуриенттан гариза килгән. 2022/2023 уку елына кабул итү кампаниясе белән Казан университетының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

– Татар телле журналистлар, милли кадрлар әзерләү 60 еллык тарихка ия. Быел милли бүлекне бакалавриат һәм магистратура программаларын 28 студент тәмамлады, аларның уналтысы (!) кызыл диплом алды. Максатчан рәвештә кадрлар әзерләү дә югары нәтиҗәләр күрсәтте, редакцияләр аларның эшеннән бик канәгать. Быелгы кабул итү кампаниясенә килгәндә, без журналистика юнәлешендәге барлык бюджет урыннарны милли бүлеккә бирәбез (7 бюджет урын). Төрле җирләрдән утызлап гариза килде. Керергә теләүчеләрнең географиясе киң: Башкортстан, Чиләбе, Пермь, Оренбург һ.б. Ике имтихан буенча 198 балл җыеп килгән абитуриент та бар, өченчесе эчке имтихан булачак. Башка юнәлешләрдән аермалы буларак, журналистика буенча гаризалар быел 15 июльгә кадәр генә кабул ителә, чөнки безнең 100 баллга кадәр бәяләнә торган эчке – ике өлештән торган иҗади имтиханыбыз бар, - дип белгертте КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Васыйл Гарифуллин.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев