Логотип Идель
Яңалыклар

Ватанны саклаучылар көненә бүләккә ничә сум тоталар?

Шунысы кызык: ел саен бу бәйрәмгә бүләк сатып алучы хатын-кызларның саны кими икән.

Россиядә яшәүчеләр 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә бүләк алу өчен уртача 3000 сум акча тотарга әзер булуын белдергән. Бу турыда SuperJob хезмәте хәбәр итә.

Иң кыйммәтле бүләкләрне (уртача 3700 сум) Мәскәүдә яшәүчеләр бирергә җыена. Сүз уңаеннан, узган ел бу сумма 400 сумга кимрәк булган. Казанда яшәүчеләр исә бүләк алу өчен уртача 3300 сум тотарга әзер булуларын белдергән. Ә узган ел бу сумма 300 сумга кимрәк булган.

Шунысы кызык: ел саен бу бәйрәмгә бүләк сатып алучы хатын-кызларның саны кими икән. Әйтик, 2021 елда сораштыруда катнашкан хатын-кызларның 34 проценты беркемгә дә бүләк бирмәгән булса, 2022 елда бу сан 37 процент булган. Быел исә бүләк бирмәскә җыенучы хатын-кызлар 40 процентны тәшкил итә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев