Логотип Идель
Яңалыклар

Ватанны саклаучылар көнендә “Барысы да Җиңү өчен!” телевизион марафоны узачак

Җыелган ярдәм Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр һәм махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашучыларга тапшырылачак.

23 февраль, Ватанны саклаучылар көнендә, ТНВ һәм ТНВ Планета телеканалларында “Барысы да Җиңү өчен!” Бөтенроссия акциясе кысаларында телевизион марафон узачак. 

Марафонның башлап йөрүчесе – Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге. 

Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтә ала. Акциядә катнашу өчен сылтамага керергә кирәк. 

Җыелган ярдәм Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр һәм махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашучыларга тапшырылачак. Марафон 23 февраль көнне 10.00 сәгатьтә башлана.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев