Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    "Ватаным Татарстан" газетасында яңа баш мөхәррир

    "Ватаным Татарстан" газетасына яңа баш мөхәррир билгеләнде. Яңа мөхәррирнең исеме бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында ачыкланды.

    Реклама

    Шулай итеп, республиканың төп басмасына җитәкче итеп Гөлнара Сабирова билгеләнде. Моңа кадәр ул "Шәһри Казан" газетасында һәм "Сөембикә" журналында җитәкче булып эшләде. "Татарстан яшьләре" газетасында эшләп, журналист буларак танылу алды. Соңрак ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында матбугат үзәген җитәкләде. Гөлнара - шулай танылган шагыйрә дә. Аның күп шигырьләренә җырлар иҗат ителгән. Аксубай районының Яңа Дума авылында дөньяга килгән.

    "Ватаным Татарстан" газетасын 2003 елдан Миңназыйм Сәфәров җитәкләде. Рәсми чыганаклар хәбәр иткәнчә, Сәфәров "Татарстан" ДТРК директорының урынбасары булырга тәкъдим алган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!