Венера Аитова: "Килер бер көн, син "Идел"нең алгы битенә чыгачаксың, дигәннәр иде"
Әлеге язма (май санында аның белән әңгәмә басылды - Авт.) минем белән кызыксынган, ә бәлки соңгы вакытта югалткан кешеләр өчен кызыклы булачак. Анда минем уйлануларым да монда урын алды, ди героебыз.
"Идел"нең май саны тышлыгындагы гүзәлне таныдыгызмы? Әйе, тележурналист Венера Аитова (Иванова) үзе бит!
Бүген, үзе безгә кунакка килгәч, журналны кулына алуга хатирәләргә бирелде ул. "Идел" тышлыгында басылып чыкканы булган икән, ләбаса!
- Мин, Бигеш авылы кызы, яшьләр редакциясендә эшли башладым. Ул вакытта тапшырулар алып бардыммы икән? (хәтерләмим) Мине шул елда журналның арткы битенә чыгардылар. Кемдер миңа: "Килер бер көн, син "Идел"нең алгы битенә чыгачаксың!" - диде. Менә килеп җитте бит! - ди Венера. - Әлеге язма (май санында аның белән әңгәмә басылды - Авт.) минем белән кызыксынган, ә бәлки соңгы вакытта югалткан кешеләр өчен кызыклы булачак. Анда минем уйлануларым да монда урын алды, ди героебыз.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев