ВИДЕО: фаҗига белән тәмамланган туган көн
Биш үсмер урында ук һәлак булган, бер малай хәзерге вакытта реанимациядә ята.
Ростов өлкәсенең Новочеркасск шәһәрендә үсмерләр утырган машина агачка бәрелгән. Биш үсмер урында ук һәлак булган, бер малай хәзерге вакытта реанимациядә ята, дип хәбәр итә «Вести» каналы.
Фаҗига 18 апрельдә иртәнге дүртләр тирәсендә була. Hyundai машинасы белән 2007 елда туган малай идарә итә. Салонда балигъ булмаган алты бала була.
Хәзер җинаять эше ачылган.
Яшьләр җомга көнне дус малайның туган көнен уздырырга җыелалар. Бәйрәм шимбә көнне дә дәвам итә. Аннары туган көнен уздырган 14 яшьлек малай машинага руленә утырып, чыгып китәләр. Агачка бәрелгәндә машина бик зур тизлек белән бара торган була. Биш үсмер урында ук үлә, диелә бу хәбәрдә.
Авария вакытында салонда 13-15 яшьлек өч малай, 14-15 яшьлек ике кыз була. Исән калган малайның хәле бик катлаулы дип бәяләнә.
Соңрак бу машина эчендә төшерелгән видео да чыкты. Балалар фаҗигага кадәр видео төшергән. бу кадрларны исән калган Максим социаль челтәрләргә куйган.
Тулырак: Интертат
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев