Логотип Идель
Яңалыклар

ВИДЕО: МАРАТ КӘБИРОВ КАЙСЫ ӘСӘРЕН БЕР АТНА ЯЗГАН?

Марат Кәбировның «Киллер» китабы 2000 данә тираж белән чыкты.

«Киллер» — «Казан утлары» китапханәсе сериясенә кергән икенче китап. Беренчесе — Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабы 2020 елның декабрь аенда 2000 данә белән чыккан иде.

Ә бүген исә «Татмедиа»ның «Идел-пресс» полиграфия комплексында язучы Марат Кәбировның «Киллер» китабы 2000 данә тираж белән чыкты. Автор әйтүенчә, тема, киштәдәге китап шикелле, һәрвакыт күңелдә йөри. Китапны кирәк чакта аласың да, укый башлыйсың.

Шул рәвешле, мин дә "Казан утлары"  журналында уздырылган табибларга багышланган бәйгегә яраклаштырып, әсәр яздым. Бер атна тирәсе язылды. Баштан "Дәва" дигән исем куелган иде, аннары "Киллер" га үзгәртелде», — ди Марат Кәбиров.

«Киллер» китабында ике әсәр — «Киллер» һәм «Хөрмәтле мәет әфәнде» повестьлары бар. Әсәрләрдә яшәү белән үлем турында уйландыра торган темалар бар икән. Теле бик гади, укучыны җилтерәтеп алып бара торган әсәрләр алар, ди автор.

Яңа чыккан китап турында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков болай диде:

«Хыялыбыз — китап, газета, журнал укуны модага кертеп җибәрү. Татар халкы эштә дә, өйдә дә, юлда да, ял иткәндә дә китап укысын иде. Иң мөһиме — китапның популяр итү. Кешегә китапны укырга өйрәтәсе иде. Китапларны таныту яңа авторларның килеп чыгуына, булган авторларга иҗат итәргә этәргеч бирергә мөмкин», - дип саный директор.

чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев