Логотип Идель
Яңалыклар

Виктор Сухоруков: Әлеге фильм татар фильмы үсешенә уңай тәэсир итәр дип уйлыйм

22 июнь көнне татар режиссеры Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы киң прокатка чыга. Бу хакта «Татмедиа»да узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

22 июнь көнне фильмны KazanMall сәүдә үзәгендә карап булачак. Аңа хәтле фильм 15 июнь көнне Мәскәүнең "Октябрь" кинотеатрында һәм 19 июнь көнне Санкт-Петербургта "Аврора" кинотеатрында күрсәтеләчәк. Әлегә хәтле, прокат вакытында фильм Россиянең 100дән артык кинотеатрында күрсәтелер дип көтелә.

МИКУЛАЙ - психологик триллер, хоррор. Фильм татар драматургы Мансур Гыйләҗев пьессасына нигезләнеп төшерелгән. Картина авторлары фикеренчә, әлеге фильм татар мәдәниятын - керәшен мәдәниятын танытуга зур өлеш кертәчәк.

Төп рольдә танылган актёр Виктор Сухоруков. Режиссер Ильшат Рәхимбай әлеге актерның ни рәвешле фильмга чакырылуы турында:

Мансур Гыйләҗев миңа пьесаны җибәргәч, мин аны укып чыктым да, бу әсәр Татарстан эчендә генә калмаска тиеш дип уйладым. Әсәрне укыганда ук төп рольне Виктор Сухоруков уйнарга тиеш дип уйлаган идем. Аны чакыргач, ул теләп риза булды. Виктор Сухоруков ризалашкач, башка актерларны чакыру бик җиңел булды.

Матбугат конференциясендә актёр Виктор Сухоруковның әлеге фильм турында сөйләгән видеосын күрсәттеләр. 
Виктор Сухоруков : "Микулай татар фильмы. Бу фильм Татарстанда, Казанда киләчәктә булачак кимотографка яңа сулыш бирер дип ышанам".

Режиссер Ильшат Рәхимбай белән безнең журналда чыккан әңгәмәне укы. Анда без Микулай фильмы хакында да сөйләштек.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев