Логотип Идель
Яңалыклар

Вирусолог пандемиянең 2025 елга кадәр дәвам итәргә мөмкин булуын әйтте

Дөнья әле тагын өч елга якын пандемия шартларында яшәячәк.

Дөнья әле тагын өч елга якын пандемия шартларында яшәячәк. Коронавирус һәм аның штаммнарына каршы көрәшү вакыты турыдан-туры күмәк иммунитет үсешенә бәйле.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Г.П.Сомов исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры Михаил Щелкановка сылтама белән хәбәр итә.

Вирусолог билгеләп үткәнчә, вируска каршы көрәш нәтиҗәле булсын өчен күмәк иммунитет дәрәҗәсе коронавирусның яңа вариантлары барлыкка килү тизлегеннән калышмаска тиеш.

«Төбәкләргә генә хас күпсанлы үзенчәлекләр бар. Әмма гомуми күпьеллык тренд хакында сөйлибез икән, 2022 елда да, 2023 елда да һәм, мөгаен, 2024 елда да пандемия шартларында яшәргә әзер булырга кирәк. Шулай да күп нәрсә күмәк иммунитет дәрәҗәсенең ничек үсәчәгенә һәм күмәк иммунитетның вирусның үзгәрүчәнлегенә өлгерә алу-алмавына бәйле булачак», - дип белдерде белгеч.  

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев