Логотип Идель
Яңалыклар

«ВКонтакте» төркемендә иң файдалы татар телле төркемнәр бүләкләнде

«Белем җәүһәрләре» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 140 ка якын интернет-проектка бәя биргән. Быел финалга 45 интернет-проект тәкъдим ителгән.

«Пирамида» үзәгендә XIII Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» татар интернет-проектлары бәйгесенең бүләкләү тантанасында «ВКонтакте социаль челтәрендә татарча иң файдалы һәм популяр төркем/берләшмә» номинациясендә җиңүчеләр бүләкләнде.

Алар түбәндәгеләр:

өченче урынга «Татар ядкәрләре» татар халкының уникаль ядкәрләрен яктыртучы проект һәм «Ялкын» журналы -  лаек булды.

Икенче урын Камал театрының ВКонтактедагы рәсми төркеменә https://vk.com/kamalteatr. «Тәртип» радиосының ВКонтактедагы рәсми төркеменә бирелде.

Беренче урын Татар электрон китабы (татэлкит) - татар телендә, татарлар, Татарстан турында электрон китаплар проектына бирелде.

«Белем җәүһәрләре» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 140 ка якын интернет-проектка бәя биргән. Быел финалга 45 интернет-проект тәкъдим ителгән.

Татнетны үстерү фондының башкарма директоры, «Белем җәүһәрләре» бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин 2010 елдан бирле бик күп яңа проектлар барлыкка килгәнен искәртте.

Бәйге Татнетны үстерү фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгы, «Белем радиосы» билингваль балалар һәм яшүсмерләр радиосы, «Аксу» компанияләр берлеге һәм күп кенә башка оешмалар, юридик һәм физик затлар ярдәме белән оештырылган.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев