Логотип Идель
Яңалыклар

"ВКОНТАКТЕ"ДА ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ПРОЕКТ ЯСА, ГРАНТ ОТ!

Өч җиңүче 250 000, 150 000 һәм 100 000 сумлык промокупоннар рәвешендә грантлар алачак.

«ВКонтакте» командасы татар телендәге проектларга ярдәм итү максатыннан программа башлап җибәрде. Бу хакта социаль челтәрнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучы анкетаны 13 октябрьгә кадәр тутырып җибәрергә тиеш була. Татар телендә төрле эшләр - мәдәни һәм белем бирү чаралары, коммерцияле булмаган берләшмәләр яки авторларның үз эшләре кабул ителә.

Сайлап алынган эшләрнең авторларына VK командасы видеолекцияләрдә платформа алгоритмнарының эш детальләрен аңлатачак, реклама турында сөйләячәк, шулай ук абунәчеләрнең активлыгын арттырырга һәм яңаларын җәлеп итәргә өйрәтәчәк. Катнашучыларга өй эшләре дә биреләчәк — аларны бәйсез жюри белән бергә «ВКонтакте» хезмәткәрләре бәяләячәк. 

Аннары катнашучыларның яңа проект булдыру яки элеккесен яхшырту һәм аны конкурска җибәрү өчен дә вакытлары булачак. Өч җиңүче 250 000, 150 000 һәм 100 000 сумлык промокупоннар рәвешендә грантлар алачак. Аларны проектларны чынга ашыру өчен кулланачаклар.

«Без туган телләрдәге проектларга  үз аудиториясен киңәйтергә һәм тагын да сыйфатлырак контент ясарга ярдәм итәчәкбез. Шуңа күрә без белем бирү һәм грант өлешен берләштерә торган ярдәм программасын башлап җибәрдек. Беренче итеп татар теленнән башладык, әмма киләчәктә программаны тагын да киңәйтергә җыенабыз», — диде «ВКонтакте» ның Татарстан Республикасындагы төбәк вәкиле Диләрә Махиянова.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев