Логотип Идель
Яңалыклар

Владимир Путин чираттагы Зур матбугат конференциясен үткәрә

Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе үткәрде. Ул Мәскәүдә, “Манеж” күргәзмәләр залында узды. Мондый чара 17 нче мәртәбә оештырыла.

Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе үтә. Ул Мәскәүдә, “Манеж” күргәзмәләр залында уза. Мондый чара 17 нче мәртәбә оештырыла.

Матбугат конференциясен «Россия 1», «Россия 24», НТВ һәм “Беренче” канал, шулай ук «Маяк», «Вести ФМ» һәм «Россия радиосы» радиостанцияләре турыдан-туры трансляцияли. Сүз уңаеннан, узган елда әлеге чараны 7,3 млн артык россияле караган. Журналистлар белән очрашу 4 сәгать тә 29 минут дәвам иткән иде.

Путин белән очрашуга 507 журналист чакырылган. Бу Россия, ил төбәкләре һәм чит илдәге матбугат чаралары вәкилләре.  Татарстаннан Президент белән очрашуга биш журналист чакырылды.

Ил башлыгы журналистлар белән очрашу вакытында коронавируска бәйле вазгыятьне шәрехләде.

Владимир Путин сүзләренчә, Россиядә коронавируска каршы күмәк иммунитет дәрәҗәсе 59,4 процентны тәшкил итә.

– Әмма бу җитәрлек күрсәткеч түгел. Безгә 80 процент кирәк. Киләсе кварталда моңа ирешербез дип өметләнәм, – диде ул.

Төбәк җитәкчеләренең коронавируска каршы эшчәнлеген бәяләүгә килгәндә, ил башлыгы, тулаем алганда, канәгать булуын белдерде. 

- Илебез зур, төбәкләрдә дә хәл аерыла. Чукотка белән Мәскәүне чагыштырып буламы соң? Шул ук вакытта ниндидер төбәк җитәкчеләре нәтиҗәлерәк тә эшли ала иде. Тулаем алганда, төбәк җитәкчеләре үзләрен югары дәрәҗәдә җаваплы итеп күрсәтте. Федераль үзәк мохтаҗ булган төбәкләргә һәрвакыт ярдәм күрсәтте. Төбәкләргә ярдәм берничә тапкыр артты, — диде Владимир Путин.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев