-
Татарстанлыларга тарифларны исәпләү буенча ярдәм күрсәтәчәкләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә Хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.
-
Татарстан мөфтияте 11 Республикакүләм ифтарына волонтерлар җыя Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны өләшү һәм ахырдан өстәлләрне җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 700 волонтер җәлеп итү күздә тотыла.
-
Татарстан китап нәшрияты XXХ Минск Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә китапларын тәкъдим итә Татарстан китап нәшрияты бирегә тарихи, туган якны өйрәнүгә караган китапларны, классик әдипләребез иҗатын, татар теленә үзөйрәткечләрне, сүзлекләрне, балалар әдәбиятын, бүләк-басмалардан тупланган төрле жанрдагы 200 китап алып килә.
-
Язучылар елмаерга чакыра Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри,14) “Язучылар елмая яки язгы маҗаралы көннәр” дип исемләнгән юмор кичәсе була.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
"Водяная" фильмы прокатка чыкты, тамашачы ни уйлый
Кичә Татарстанда төшерелгән «Водяная» фильмы Русия прокатына чыкты. Аны Казанда "Родина" кинотеатрында күрсәттеләр. Кино карарга килгәннәрне фойеда культура институты оркестры каршы алды. Премьера көнендә фильмның режиссеры Алексей Барыкин үзе дә бар иде. Ул барлык килгән тамашачыларга, фильмны ясауда һәм чыгаруда катнашкан кешеләргә рәхмәтен белдерде.
Фильмда вакыйга Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында, галим, язучы К.Насыйриның туган ягында бара. Мәскәүдә яшәп ятучы балалар, бабалары вафатыннан соң әниләре белән авылга кайткач, гайре табигый хәлләр башлана. Балаларның әниләрен Су анасы алып китә. Аны коткару өчен, улы һәм кызы хәзрәт белән бергә татар әкиятләре өйрәнәләр.
Фильмда хәзрәт ролен уйнаган актер Фәнис Җиһанша фильмны прокатка чыгарыр алдыннан ук ул интернетта негатив хатлар ала башлаган, картинаны карамыйча да хурлаучылыр, тәнкыйтьләүчеләр дә булган. Фильм адыннан ул моның турында болай диде:
– Хөрмәтле милләттәшләр, сез бүген зур вакыйга алдында торасыз, мин иртә белән инде хатлар ала башладым. Нигә сез безнең милли геройны шундый "урод" итеп төшерәсез, нигә сез аны ямьсез итеп күрсәтәсез? – дисез. Җәмәгать, сез рәхмәт әйтергә тиеш! Урыс кешесе (Алексей Барыкинга күрсәтеп) татар әкиятләрен укып, өйрәнеп, менә дигән фильм эшләде. Фильм карамаган килеш, ниндидер фикерләр чыгарырга хакыгыз юк! Фикерләрегезне килеп әйтегез! Интернет челтәрендә безне букларга юл куймабыз! Андый кешеләргә АллаҺы Тәгаләнең хөкеме бар! – диде актер.
Фильм тәмамлангач, "Идел" журналы тамашачылар арасында сораштыру оештырды.
Кинокартинаны ошатучылар да ошатмаучылар да булды.
"Фильмның морале аңлашыла, ата-аналар арасында булган каршылык һәрвакытта да актуаль, балаларга мондый фильмнар кирәк" - диючеләр дә, "Дин күзлегеннән караганда, монда хаталар бик күп, бу фильм бик дини авылда төшерелгән, нигә шундый хаталар җибәргәннәр?!" - дип әйтүчеләр дә бар. Ләкин сораштыру алган күпчелек кеше бер үк фразаны кабатлады - "Татарстан киносы өчен бик начар түгел инде". Чыннан да әлеге фильмның сыйфатын шулай бәяләргә була.
Фильм Русиянең 54 шәһәрендә 250 кинотеатрда күрсәтеләчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз