-
«Кырлай» урынына аттракционнар паркын проектлый башладылар Яңа парк элеккегесенә караганда 4 тапкырга зуррак булачак.
-
"Туган тел" - шигырь , җыр һәм... һәйкәл. Ә һәйкәл куелырмы? Габдулла Тукайның инде милләтебезнең рәсми булмаган гимнына әйләнгән "Туган тел" шигыренә һәйкәл куярга җыеналар. Сәбәбе дә бар – киләсе елга шигырьнең язылуына 115 ел була.
-
«Тантана» премиясенең быелгы номинантлары билгеле Лауреатлар 27 март – Халыкара театр көнендә Әлмәт театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк.
-
Рөстәм Насыйбуллин “Бетмибез” әсәрен башкарып «III Яңа татар җыры» конкурсында беренче урын яулады Бу җыр “Идел” журналының “Яңа дулкын” ютуб проектында да зур уңыш казанган иде.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
"Водяная" фильмы кайчан чыгачак?
«Су анасы» фильмы трейлерын инде күпләр күреп өлгергәндер. Туры метрлы фэнтези жанрындагы фильм 14 мартта Россия прокатына чыгачак. Бу фильм Каюм Насыйри һәм Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп куелган гаилә картинасы - дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Фильмда төп рольләрне 6 яшьлек Екатерина Барыкина һәм 11 яшьлек Николай Невзоров башкара. Шулай ук «Су анасы» фильмында Татарстанның танылган актерлары Фәнис Җиһаншин, Илдус Габдрахманов, Гүзәл Шакирҗанова, Юлия Захарова. Нәфисә Хәйруллина төшкән.
Авторлар фикеренчә, бу Татарстан кинематографиясе өчен чын алгарыш. Беренче тапкыр картинаны тулысынча Татарстан кинематографистлары эшләгән. Фильм Россия территориясендә – Калининградтан Владивостокка кадәр, шулай ук чит илдә дә күрсәтеләчәк. Мәскәү халыкара кинофестивалендә проектның беренче презентациясе узды. Ә Россиядә «Су анасы» премьерасы «Европага тәрәзә» дәрәҗәле илкүләм фестивальдә булды. Һиндстан һәм Кытай фильмны күрсәтү хокукын алды.
Шуңа да карамастан трейлерны караганнан соң ук фильмның уңышлы булуына шик белдерүчеләр дә бар.
Сценарий авторы һәм режиссеры, халыкара кинофестивальләр лауреаты, Россия Кино белгечләре һәм кино тәнкыйтчеләре гильдиясе призеры Алексей Барыкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз