Логотип Идель
Яңалыклар

Вузларда бюджет урыннар арткан

Импортны алмаштыруны тиз арада тәэмин итү өчен, басым инженерлык белгечлекләренә ясалачак.

Россия вузлары һәм аларның филиаллары кабул итү кампаниясенә әзер, аның башлану көне 20 июньнән дә соңга калмаячак. Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.

Быел бюджет урыннарга 588 мең кеше керә алачак – бу, 2021 ел белән чагыштырганда, 11,5 меңгә күбрәк. “Президент кушуы буенча бюджет урыннарның күбесе (73 %) региональ вузларга бирелә. Импортны алмаштыруны тиз арада тәэмин итү өчен, басым инженерлык белгечлекләренә ясалачак. Сентябрьдән башлап инженерлык белгечлекләрендә 245 меңгә якын студент белем алачак. Икенче урында – педагогика белгечлекләре: аларга 75 мең урын каралган, өченче урында – иҗтимагый фәннәр (68 мең урын) һәм медицина (54 мең урын)”, – дип ассызыклый Дмитрий Чернышенко.

Быел абитуриентлар документларны өч төрле ысул ярдәмендә тапшыра алачак: шәхсән (кулдан кулга), почта аша һәм электрон формада (университет сайты яки "Поступление в вуз онлайн" суперсервисы аша). Ординатура һәм аспирантура өчен каралган бюджет урыннар саны да арта. Яңа уку елыннан ординатурадагы бюджет урыннар саны 13 процентка арта, аспирантурада исә 17,5 мең кеше белем алу мөмкинлегенә ия булачак (6,1 процентка күбрәк). 

Чыганак: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев