Логотип Идель
Яңалыклар

Вузларда Россия тарихына игътибар икеләтә арта

Белгечләр әйтүе буенча, күләмнән тыш уку форматы та үзгәреш кичерәчәк.

Яңа уку елыннан Россия вузларында Россия тарихының яңартылган курсы укытыла башлый. Курс тарих белгечлекләренә кермәгән студентлар өчен каралган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Россиянең фән һәм югары белем министры урынбасары Константин Могилевский чыгышына сылтама белән хәбәр итә.

Тарих курсы күләме семестрга 72 сәгать түгел, ә 144 сәгать дәвам итәчәк. Белгечләр әйтүе буенча, күләмнән тыш уку форматы та үзгәреш кичерәчәк. Элек бу курсның 80 проценты дистанцион һәм мөстәкыйль рәвештә барган булса, яңа уку елыннан җанлы лекцияләргә басым ясалачак – аларның күләме артачак. Тарих белгечлегендә укымаган студентлар элек бу дисциплинадан “зачет” кына тапшырганнар – “хәзер барысы да кардиналь рәвештә үзгәрергә тиеш, дип белдерә белгечләр.

Чыганак: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев