Логотип Идель
Яңалыклар

«Хәрәкәттә - бәрәкәт»: татар егетләренең биюен өйрәнәбез!

Перформансның идеясе – бию аша егетләрнең көчен, батырлыгын, чаялыгын, куәтен, ут чәчеп торган дәртен һәм ярсу җитезлеген күрсәтү.

10 август көнне 18:00дә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында татар егетләренең биюен өйрәнүгә багышланган программа тәкъдим итәчәкләр. Әлеге чара – Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе.  

Татар егетләренең биюен өйрәнүгә багышланган программа «Хай, егетләр» дигән перформанстан башланып китәчәк.Перформансның музыкаль өлеше татар халкының җырларыннан һәм бию көйләреннән торган импровизация белән үрелеп барачак. Шулай ук татар халкында киң таралган музыка уен кораллары: думбыра, тальян, курай, кубыз, дәф кебек инструментларның яңгырашын ишетеп булачак. 

Перформанста һәм мастер-класста профессиональ биючеләр – «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле солисты Фәнис Хәйруллин, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Руслан Хәбибуллин, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты, «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков, «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты Данил Исхаков катнашачак. Перформанс үз чиратында остаханәгә һәм интерактив, биюле уеннарга күчәчәк. Остаханәдә татар егетләре биюенең төп хәрәкәтләреннән тыш, шулай ук егетләрнең кызларны биюгә чакыру һәм парлап хәрәкәт итү үрнәкләрен өйрәтү дә булачак. 

Җанлы музыкаль бизәлеш өчен оста инструменталистлар командасы җавап бирә: тальян, гармун, курайда педагог Ильяс Фархуллин, бәрмә уен кораллары – дәф, думбырада Айдар Абдрахимов, тальянда, думбырада вокалист Айдар Ниязов уйнаячак.

Чараның алып баручылары – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм алып баручы, мультимузыкант Илмир Ямалов. Проектның кураторы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева. 
Игътибар! Иң яхшы биюче ир-атка түштамга тапшырачаклар.

Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза. Керү ирекле. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев