Логотип Идель
Яңалыклар

«Хәрәкәттә – бәрәкәт»нең йомгаклау чарасы узачак

Татар бию төрләренең иң матур үрнәкләрен берләштергән биюле, уенлы кичә традиция буенча Кабан күле яр буенда булачак.

24 август көнне «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының йомгаклау чарасы узачак.

Йомгаклау кичәсе 18.00дә алты профессионал хореограф – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты, «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков, «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты Данил Исхаков, педагог-хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты артисты Алия Мөхәммәтгалиева, балет артисты, «Мирас» үрнәкле балалар бию ансамбленең педагог-хореографы, Әстерхан татары Элеонора Үмәрова, «Казан» ансамбле экс-артисты, «Танцы на ТНТ» тапшыруының беренче сезон катнашучысы, «ИДЕАЛ» шоу балет җитәкчесе Александр Деветьяров, кичәнең алып баручысы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова башкаруындагы барлык үткән перформансларны берләштергән бию композициясеннән башланып китәчәк. Кичке чараның икенче өлеше бию үрнәкләрен өйрәнү, кабатлауга һәм биюле уеннарга багышланачак. 

«Хәрәкәттә – бәрәкәт»нең алып баручылары – Алсу Мәгъсүмҗанова һәм алып баручы, мультимузыкант Илмир Ямалов. Проектның кураторы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева. 

Җәй дәвамында үткәрелгән һәр чарада катнашучылар бию үрнәкләрен дә, төп күнегүләрнең фәнни телдәге терминологиясен дә өйрәнде. Мәсәлән, Себер татарларының «Аяк уен»ы, Урал татарларының «Җыен уен»ы, Әстерхан татарларының «Төйдереп бию»е, мишәр татарларының «Типтереп бию»е, Самара татарларының «Вакка басу»ы турында даими тамашачылар яхшы белә.
Җанлы музыка өчен оста егетләр командасы – «Риваять» фольклор ансамбле солисты, баянчы Илнар Сафин, баянчы, тальян гармунда уйнаучы Ильяс Фәрхуллин, варганда, бәрмә һәм кыллы уен коралларында уйнаучы Айдар Абдрахимов һәм вокалист, думбырада һәм тальянда уйнаучы Айдар Ниязов җавап бирәчәк, диелә хәбәрдә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев