Логотип Идель
Яңалыклар

«Хәзинә» галереясы күргәзмәләргә ирекле керү мөмкинлеген ача

Акция 22 нче апрельдән 1 нче майга кадәр дәвам итәчәк.

Казанлылар һәм шәһәр кунаклары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында бушлай була алачак. Акция 22 нче апрельдән 1 нче майга кадәр дәвам итәчәк.

Галереяда Баки Урманче әсәрләре күрсәтелә, шулай ук берничә күргәзмә эшли. Алар арасында «Наш адрес Советский Союз!», Александр Рубцовның «Между Тунисом и Россией», «Петр Сперанский «Архитектор» татарского театра» һәм башкалар, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте. 

Күргәзмәләргә керү өчен теркәлү кирәкми, аларны галереяның эш режимы буенча бушлай карарга мөмкин, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев