Логотип Идель
Яңалыклар

XV Халыкара мөселман киносы фестивале көндәлеге: кичә һәм бүген

Бүген XV КХМКФнең соңгы көне.

Кичә фестивальдә катнашкан барлык диярлек татарча һәм Татарстан фильмнарын карау бәхетенә ирештек. С. Юзеевның “Шиһаб хәзрәт”еннән, Р. Ягъфәровның “Байгал”ыннан, Л. Сәләхетдинованың “Овертайм”ыннан , Иделиянең “Тавышны күрү”еннән кала, аларның барысы да “Милли конкурс” номинациясендә күрсәтелде. Татар киносы өчен махсус номинация шунысы белән кызыклы: анда фильмнар жанрлар буенча “бу документаль, ә бу – уен, бу озын, ә бу – кыска” дип төгәл аерып сайланмаган. Иҗат-сәнгать өлкәсендә уңышка ирешкән шәхесләребез Рөстәм Абязов, Гөлзада Сафиуллина, Вафирә Гыйззәтуллина турында кызыклы гына тасмалар булуы сөендерде. Монда 9 минутлык “Кызарган алмалар”дан (Эдуард Габидуллин) 82 минутлык “Су анасы”на (Алексей Барыкин) һәм “Җиде энҗе бөртеге” дигән (Сергей Киатров) 69 минутлык мультфильмга кадәр карарга була иде. “Милли конкурс” номинациясендәге фильмнар ошарга яисә ошамаска мөмкин, ләкин кино сандыгыбызның буш булмавы сөендерә.

Шулай ук 29 апрельдә конкурс фильмнары күрсәтелде. “Мир” кинотеатрында исә Корея киносы көне һәм режиссер Бэй Чан Ху белән иҗади очрашу узды.

Бүген XV КХМКФнең соңгы көне.

17.00 дә башланачак “кызыл келәм” тантанасына кадәр Эльдар Рязанов фильмнарының ретроспективасы уза. Шул уңайдан "АЛМАЗ СИНЕМА ПОРТ”та актриса Светлана Немоляева белән иҗади очрашу һәм «Дневной поезд» нәфис фильмы күрсәтеләчәк. Бүген Рязановның күпләребез яраткан “Забытая мелодия для флейты”, “Старики-разбойники”, “Невероятные приключения итальянцев в России”, “Дорогая Елена Сергеевна”,  “Дайте жалобную книгу” тасмаларын да карарга мөмкин. Шулай ук фестивальнең конкурс пограммасына кермәгән тагын берничә фильм күрсәтелә. “Мир” кинотеатрында танылган режиссерлар Арво Ихо, Дәүләтназар Ходаназаров белән очрашулар була. Конкурс программасында катнашкан “Бөртек” (Төркия), “Анар бакчасы” (Әзәрбайҗан) кабатлап күрсәтеләчәк.

18.00дә – “Ривьера”да XV КХМКФнең ябылу тантанасын, 19.00 дә “Мир” һәм “Ривьера”ның икесендә берьюлы фестивальдә Гран-при яулаган фильмны карарга мөмкин.



 

 Рузия Сафиуллина әзерләде

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Кинофестиваль

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев