Логотип Идель
Яңалыклар

XX Дөньякүләм «Әдәби марафон»: 18 яшькә кадәрге катнашучылар җыела

1 июль көнне XX Дөньякүләм «Әдәби марафон» проекты  башлана. Проект 18 яшькә кадәрге катнашучылар өчен генә үткәрелә.

1 июль көнне XX Дөньякүләм «Әдәби марафон» проекты  башлана. Проект 18 яшькә кадәрге катнашучылар өчен генә үткәрелә.

Марафонда Россиянең теләсә кайсы өлкәсендә яшәүче 1-11 нче сыйныф укучылары, балалар бакчаларының мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары һәм I-II курс студентлары катнаша ала. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Марафон барышында 1 июльдән 21 июльгә кадәр 21 көн дәвамында көн саен татарча китап укырга һәм әлеге китаплардан иң матур өзекләрне социаль челтәрдә үзегезнең аккаунтта #әдәбимарафон, #татнетныүстерүфонды, #татарстанязучыларберлеге, #китапнәшрияты һәм #фондкультурныхинициатив хэштеглары белән урнаштырырга кирәк, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Татар-информ

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев