Логотип Идель
Яңалыклар

XX ГАСЫРНЫҢ 100 ТАТАР ҖЫРЫ БЕР ҖИРДӘ

«XX гасырның 100 татар җыры» дигән проект эшли башлады

Интернетта «XX гасырның 100 татар җыры» дигән проект эшли башлады. Әлеге проект ярдәмендә татар мәдәнияте тарихын музыка аша өйрәнергә мөмкин, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Проектта татар милли музыкасында йөз ел эчендә булган үзгәрешләрне күреп була. Һәр җыр янында аның турында белешмә, язылу тарихы яки контексты хакында аңлатма бирелә. Җырларга сылтамалар ачык чыганаклардан алынган. Композицияне теге яки бу чорга керткәндә, аның иҗат ителү, яздырылу яки эфирга чыгу вакыты, яки шул чорга ниндидер мөнәсәбәте булуы каралган.

«XX гасырның 100 татар җыры» проектын булдыруда зур бер төркем көч куйган. Ул Казанның тугызынчы балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә эшләнгән, идея авторы һәм җырларны өйрәнүче — журналист, музыкант Рәдиф Кашапов, интервьюлар әзерләүче — Гөлназ Бәдретдин, тәрҗемәче — Алия Сабирова, аудио-расшифровкалаучы — Дина Гаязова, дизайнчы — Яна Вахитова, биткә салучы — Сабит Кадыйров, административ сораулар өчен җаваплы — Ильяс Гафаров.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев