Логотип Идель
Яңалыклар

ХХ гасырның танылган 100 татар җырын тыңла

Әлеге шәп сайтны күргәнегез бармы? XX гасырның 100 татар җыры тупланган сайтта, җырларны тыңлап, яраткан җырлар турында күбрәк белеп була.

«XX гасырның 100 татар җыры» сайты — татар мәдәнияте тарихын музыка аша күрсәтергә тырыша.

Сез монда татар милли музыкасында йөз ел эчендә ниләр үзгәргәнен, ә нәрсәләр сакланып калганын күрә аласыз. Һәр җыр янында аның турында белешмә, язылу тарихы яки контексты хакында аңлатма бирелгән. Җырларга сылтамалар ачык чыганаклардан алынган Композицияне теге яки бу чорга керткәндә, аның иҗат ителү, яздырылу яки эфирга чыгу вакыты, яки шул чорга ниндидер мөнәсәбәте булуы каралган. Проект идеясе авторы музыкант, журналист Рәдиф Кашапов.

Сайтта кайбер җырлар ничек иҗат ителгәне, ни өчен хәтердә сакланырга тиеш булуы һәм ничек итеп бу җырлар безнең киләчәгебезгә йогынты ясавы турында материалларда бар. Сайт ике телдә эшли!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев