ҖӘЙ КИРЕ КАЙТА!
Киләсе атна башында Татарстан Атлантик циклонның төньяк киңлекләре буйлап күченүче җылы секторына эләгәчәк
Киләсе атна башында Татарстан Атлантик циклонның төньяк киңлекләре буйлап күченүче җылы секторына эләгәчәк, шуның нәтиҗәсендә термометрның терекөмеш баганасы +16..+21 градуска кадәр күтәреләчәк. Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында шулай диелә.
Алда торган ял көннәрендә төбәктә салкынча һава торышы сакланачак. Шимбә көнне республиканың көнчыгышында урыны белән бераз яңгыр явачак, һава температурасы 0..+5 градус тәшкил итәчәк, урыны белән туфракка -1 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез Татарстан югары атмосфера басымы зонасында булачак, шунлыктан явым-төшем ихтималы аз, һава температурасы +11..+16 градуска кадәр күтәреләчәк.
Якшәмбе көнне төнлә явым-төшем көтелми, температура +2..+7 тәшкил итәчәк, урыны белән туфракка -1 градуска кадәр кырау төшәчәк. Көндез республиканың көнбатыш районнарында бераз яңгыр явачак, температура +17 градуска кадәр күтәрелә.
13-14 сентябрьдә бераз яңгыр явуы көтелә, көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +16..+21 градус тәшкил итәчәк.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев