Логотип Идель
Яңалыклар

Җәй климат нормасына якын булыр дип көтелә

КФУ галиме сүзләренә караганда, соңгы елларның тенденциясе шундый: вегетация чоры озайтыла, чөнки көз соңрак, ә яз иртәрәк килә. «Менә быел да яз иртә һәм җылы. Март аномаль җылы булды, температура аномалиясе 2 градустан артып китәчәк

Озак вакытлы метеорик фараз буенча, җәй климат нормасына якын булыр дип көтелә, ә сентябрьдә уңай температура аномалиясе ихтималлыгы югары, бу турыдан-туры әбиләр чуагы булачагын күрсәтә. Бу хакта Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте.

«Гадәттә 23 нче мартта вегетация чорына һава торышының рәсми фаразы басылып чыга (ул апрельдән сентябрьгә кадәр дәвам итә). Әгәр дә бу җәй фаразы узган ел бастырылган булса, без климат нормасыннан югарырак температура турында сөйләшер идек. Ләкин быел яңа климат нормаларына күчү булды. Алар буенча, без соңгы дистә еллар өчен гадәти булган җылы җәйне көтәбез дип әйтергә була», – дип сөйләде КФУ доценты.

Климат нормасына якын җәй салкын һәм җылы дулкыннарны бетерми, дип билгеләп үтте метеоролог. Ул шулай ук явым-төшем күләме климат нормасы чикләрендә көтелә, дип өстәде. «Озак вакытлы фаразлар ачыклана дип әйтергә кирәк. Һәр айның соңгы көнендә киләсе айга ачыкланган фараз басылып чыга», – дип хәбәр итте Т.Әүхәдиев.

КФУ галиме сүзләренә караганда, соңгы елларның тенденциясе шундый: вегетация чоры озайтыла, чөнки көз соңрак, ә яз иртәрәк килә. «Менә быел да яз иртә һәм җылы. Март аномаль җылы булды, температура аномалиясе 2 градустан артып китәчәк, – ди Т.Әүхәдиев. – Мартның соңгы декадасы һәм апрель башы климат нормасыннан югарырак температура фоны белән фаразлана».

2023 елда КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы үзенең 100 еллыгын билгеләп үтә. Казан университетының метеорология обсерваториясе Россиядә иң борынгыларның берсе булып тора. КФУның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, югары уку йорты галимнәре 1812 елдан бирле өзлексез күзәтүләр алып бара.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев