Логотип Идель
Яңалыклар

«Я и есть Татарстан» үзмәшгульләр ярминкәсе узачак

17 нче һәм 18 нче сентябрь көннәрендә Казанда Бауман урамында «Я и есть Татарстан» үзмәшгульләр ярминкәсе узачак. Чарада катнашучыларга ТР Фәннәр академиясе янындагы мәйданда бушлай сәүдә урыннары биреләчәк.

17 нче һәм 18 нче сентябрь көннәрендә Казанда Бауман урамында «Я и есть Татарстан» үзмәшгульләр ярминкәсе узачак. Чарада катнашучыларга ТР Фәннәр академиясе янындагы мәйданда бушлай сәүдә урыннары биреләчәк.

Ярминкәдә катнашу өчен мсп.рф порталында заявка бирү сорала. «Сервислар» бүлегендә «Региональ ярдәм чараларын» сайларга, аннары «Ярдәм алырга» төймәсенә басарга һәм «Россия Федерациясе территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны финанслауны» сайларга кирәк. Ачылучы исемлектән кирәкле чараны сайлау зарур.

Кызыксындырган сорауларны +7(800)201-75-98 телефоны буенча бирергә мөмкин, дип хәбәр иттеләр Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Моңа кадәр «Я и есть Татарстан» ярминкәсе 30 нчы августта – Татарстан Республикасы һәм Казан көнендә узды. Ул чакта Кремль диварлары янында Россиядә үзмәшгульләрнең иң озын сәүдә прилавкасы оештырылган иде, аның озынлыгы 245,5 метр тәшкил итте. Рекорд кую турында сертификатны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов алды.

Чыганак: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев