Логотип Идель
Яңалыклар

ЯҢА 100 СУМЛЫК АКЧАЛАР ГАМӘЛГӘ КЕРТЕЛӘЧӘК

Алдагы елларда яңа һәм хәзер гамәлдәге акча билгеләре параллель рәвештә кулланылышта булачак.

Йөз сумлык купюраның эскиз проекты расланды һәм киләсе елда аны әзерләү һәм кулланышка чыгару планлаштырыла. Әмма модификацияләнгән банкноталар түләү әйләнешендә акрынлап барлыкка киләчәк, дип ачыклык керткән Үзәк банк рәисе урынбасары Михаил Алексеев. Бу хакта "Известия" яза

"Безгә  кредит оешмалары үзләренең хисап машиналарын, банкоматларны көйләп бетерсен өчен шактый гына вакыт кирәк булачак. Шуңа күрә без яңа купюраларны башта җиһазларны тестлаштыру өчен кредит оешмалары буенча бүләчәкбез", - дип аңлата ул.

Шуңа күрә гражданнар үзгәреш кичергән 100 сумлыкны, мөгаен, 2022 ел ахырына якынрак күрә алачактыр, ди Үзәк банк рәисе урынбасары.

Алдагы елларда яңа һәм хәзер гамәлдәге акча билгеләре параллель рәвештә кулланылышта булачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев