Логотип Идель
Яңалыклар

ЯҢА АТНАДА 30 ГРАДУСЛЫК ЭССЕ БУЛАЧАК…

Һава торышы турындагы мәгълүматны республика Гидрометцентры бирә.

Һава торышы турындагы мәгълүматны республика Гидрометцентры бирә.

3 августта Татарстан территориясендә болытлы һава торышы булачак, шулай ук яңгыр көтелә. Кич белән 13 градус, ә көндез 20-25 градус җылы була, ди синоптиклар.

4 августта алмашынучан болытлы һава, яңгыр яву ихтималы да саклана. Бераз җиле булачак, көндез ул 18 метр секундка кадәр көчәячәк. Кич белән 15 градус, ә көндезен 25 градус җылы көтелә.

5 августта 25-30 градус эссе булыр, ди белгечләр. Көннең кызулыгына карамастан, кыска вакытлы яңгырлар да булырга тиеш. Кич белән 17 градус җылы булыр дип көтелә, шулай ук яшеннәр булырга мөмкин, җил 18 метр/ секунд булачак, ди синоптиклар.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев