Логотип Идель
Яңалыклар

ЯҢА ЧЕЛЛЕНДЖГА КУШЫЛ!

Татарстан Республикасы мөфтияте яңа челлендж башлап җибәрде, ул сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең туган көне уңаеннан үткәрелә.

Татарстан Республикасы мөфтияте яңа челлендж башлап җибәрде, ул сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең туган көне уңаеннан үткәрелә.

Аллаһ илчесе Рабигыль-әүвәл аенда дөньяга килгән. Аның туган көне Мәүлид ән-Нәби дип атала һәм ул ай дәвамында билгеләп үтелә, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең рәсми сайты. Әлеге уңайдан Татарстан мөфтияте флешмобка кушылырга чакыра. Моның өчен социаль челтәрләрдә сөекле Пәйгамбәребезгә атап салават әйтелгән язманы куярга һәм аны #скажисалаватпророку хештегы белән билгеләргә кирәк.

Челленджны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап җибәрде, ул Инстаграмда язылучыларга болай дип җиткерде: «Хәдистә килгәнчә, “Миңа бер салават әйтүчегә Аллаһы Тәгалә ун салават әйтер, ун хатасын гафу кылыр һәм ун дәрәҗәгә күтәрер” (Нәсаи).

Әйдәгез, бу айны дөрес итеп үткәрик: көн саен Пәйгамбәребезгә  салаватлар әйтик». Хәзрәт барлык теләүчеләрне акциядә катнашырга һәм челленджны башкаларга тапшырырга чакырды.

Һәр кеше челленджга кушыла ала. Моның өчен Пәйгамбәребезгә  салават әйтергә, фото яки видео эләргә һәм аны #скажисалаватпророку хештегы белән билгеләргә кирәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев