«ЯҢА ДУЛКЫН»ДА ЯҢА ИСЕМНӘР
Яшьләргә киңәшем бар: бүгенге фәлсәфә белән генә иҗат итмәгез! Йолдызлар, чишмәләр, басу кырлар белән сөйләшү генә җитми шигърияткә, ата-бабаларыбызны, фаҗигале тарихыбызны, бөек телебезне белегез!
15 март көнне Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театрында «Калеб» яңа буын җыены кысаларында «Яңа дулкын» бәйгесенең шигъри кичәсе узды. Сайлап алу турларында финалга чыккан сигез яшь шагыйрь үз иҗатын тамашачы хозурына сәхнәдән җиткерде.
«Яңа дулкын» проектының төп максаты – әдәбият мәйданына килгән яңа шагыйрьләрне бергә туплап, укучыга бер буын итеп тәкъдим итү. Быелгы дулкында: Миләүшә Гафурова, Лилия Низамова, Гөлчәчәк Шәйхетдинова, Нияз Мөбарәкҗанов, Алинә Хәбибуллина, Ильвира Галимуллина, Энҗе Хөсәенова, Сәрбиназ Шәйхелова һәм Зөләйха Камалова. Алар 21 сентябрьдә 24 автор арасыннан «Яңа дулкын» проекты өчен 13 кешелек казыйлар шурасы тарафыннан сайлап алынды. Әлеге проектның идея авторы - Йолдыз Миңнуллина. Иҗат төркеменең җитәкчесе - Гөлчәчәк Шәйхетдинова.
2010 елдагы “Дулкын"да Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Миңнуллина, Эльвира Һадиева, Резеда Гобәева белән танышкан булсак, Камал театрының кече сәхнәсендә узган 2016 елгы “Дулкын”нан – Алсу Сәлахова, Гүзәл Закирова, Ләйлә Хәбибуллина, Эльнар Байназаров, Гөлүсә Шиһапова һ.б. беләбез. Быелгы дулкында да көчледән-көчле шагыйрәләр катнаша.
Катнашучылар мондый бәйгеләрнең булулары бик сөенечле, дип әйтә. Чөнки синең белән бер дулкында яшәгән тарафдарларны табып була.
"Әллә нәрсә бик нык ошый миңа монда, әллә моның сәбәпчесе авыр җирдән күккә күтәрелүем, әллә инде күктән җиргә төшүем. Һәрбер шагыйрәдән чыккан яңа сүзләр, яңа сүзтезмәләр күңелгә аеруча башка төрле яталар. Беләсезме, әллә нәрсә бик нык ошый миңа монда!"- дип күп тапкыр кабатлады шагыйрә Нәҗибә Сафина һәм соңыннан яшьлекнең коточкыч яшьнәве, омтылышыдыр бу мөгаен,- дип өстәп тә куйды.
"Килгәнемә бер дә үкенмим. Һәр шигырьне тыңлаганда сөенеп утырдым. Хәзерге өлкән буын яшьләр әдәбиятны, сәнгатьне, сәхнәне боза дип сүгә. Аның бозылган җирләре дә, кителгән җирләре дә бар. Ләкин бүгенге кичәдән соң минем шигърият өчен күңелем тыныч. Чөнки алар яңа буын булсалар да, яңалык алып килсәләр дә, шигырьләрен татарча язалар, миллилекне саклыйлар. Дөрес, күп кенә шигырьләр традицион шигырьләргә охшамаган, читкә тайпылыш бар. Ләкин алар үзләренчә матур", - дип Гөлзада Бәйрәмова яңа сулыш шигъриятенә үз бәясен бирде.
"Яшьләргә киңәшем бар: бүгенге фәлсәфә белән генә иҗат итмәгез! Йолдызлар, чишмәләр, басу кырлар белән сөйләшү генә җитми шигърияткә, ата-бабаларыбызны, фаҗигале тарихыбызны, бөек телебезне белегез! Аннан гына киләчәккә мөрәҗәгать итегез. Тагы әйтәсе сүзем смартфоннарыгызга текәлеп утырмагыз, безне күрегез! Безгә карап сөйләгез!"- дип тәнкыйть белдерде сәнгать белгече, шагыйрә, тәрҗемәче Розалина Шаһиева.
Миңа калса, мондый шигърият үсәргә тиеш. Сугыш вакытындагы, Хәсән Туфаннар заманындагы шигырьләр генә укып заман алга бара алмый. Үзгәреш булырга тиеш. Заманы нинди, сәнгате шундый. Әдәбияты, җырлары һәм шигърияте!
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев