Яңа эко-кушымта: чүп-чар тапшырсаң - акча
Башка кушымталардан аермалы буларак, яңа сервис баллар системасын керү, партнерлар белән эш итү, белем бирү блогы, икенчел чимал каул итү пунктына юл күрсәтүне үз эченә алган.
Казанда «Россия без мусора» эко-кушымтасы эшли башлады. Проект чүпне аерып җыю һәм кабул итү пунктларына тапшыру максатыннан булдырылган. Чүп-чарны аерып җыйган катнашучылар акча алып, аны проектның партнерларында куллану мөмкинлеге дә каралган. Кушымта AppStore һәм Google Play платформаларында урнаштырылган.
Башка кушымталардан аермалы буларак, яңа сервис баллар системасын кертү, партнерлар белән эш итү, белем бирү блогы, икенчел чимал каул итү пунктына юл күрсәтүне үз эченә алган.
Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министрлыгы хәбәр итүенчә, икенчел чимал тапшыру түбәндәгечә бара: кулланучы үзенә уңайлы булган кабул итү пунктларының берсенә, мисал өчен, 1 кг макулатура тапшыра. Аннан, кулланучы кодын сканлаганнан соң, экоактивистка 1 кг макулатура өчен 10 “сорторубль” (“экокоин”) күләмендә акчалата бүләк бирелә. “Сорторубль”ләр белем бирү блогындагы махсус биремгә дөрес җавап биргәннән соң гына ачыла. Тупланган балларны партнерларның продуктларына һәм хезмәтләрен сарыф итәргә мөмкин, ди авторлар.
Чыганак: ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев