Логотип Идель
Яңалыклар

ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНГА 140 МЕҢ ТУРИСТ КИЛГӘН

Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 140 мең турист булып киткән. Туристлар агымы 2022 ел башында, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, арткан.

Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 140 мең турист булып киткән. Туристлар агымы 2022 ел башында, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, арткан. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Бәйрәмнәр чорында туристлар агымы күләме артты - 140 меңнән артык кеше Татарстан Республикасында кунак булды. Туристлар Казан Кремлендә, Зөя утрау-каласында, Алабугада, Бөек Болгарда һәм Чистайда иң якты тәэсирләр туплаган», - дип сөйләде Фазлыева.

Ул шулай ук республика кунакханәләренең тулы көченә эшләвен билгеләде. Әйтик, 31 декабрьдән 2 гыйнварга кадәр номерларның 79% тулы, ә 2 гыйнвардан 9 гыйнварга кадәр 90% "загрузка" булган   .

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев