Логотип Идель
Яңалыклар

Яңа ел каникулларында 8 көн ял итәчәкбез

Киләсе елда биш көнлек эш атнасы һәм ике көн ял булган кешеләрне 244 эш көне, 121 ял көне, шул исәптән 17 эшләми торган бәйрәм көннәре, көтә. 

Киләсе елда биш көнлек эш атнасы һәм ике көн ял булган кешеләрне 244 эш көне, 121 ял көне, шул исәптән 17 эшләми торган бәйрәм көннәре, көтә. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2023 елга җитештерү календарен бастырды.

Җитештерү календаре нигезендә, Татарстанда 2023 елда эшләми торган бәйрәм көннәре булып түбәндәгеләр саналачак:

1-6 нчы гыйнвар һәм 8 нче гыйнвар – Яңа ел каникуллары;

7 нче гыйнвар – Раштуа бәйрәме;

23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне;

8 нче Март – Халыкара хатын-кызлар көне;

1 нче Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме;

9 нчы Май – Җиңү көне;

12 нче июнь – Россия көне;

30 нчы август – Татарстан Республикасы көне;

4 нче ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне;

6 нчы ноябрь – Татарстан Конституциясе көне;

Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме.

Ай календаре һәм барлыкка килгән традицияләр нигезендә Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме башлану көннәре ТР Президенты Указы белән билгеләнә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, Ураза бәйрәменең якынча датасы – 21 нче апрель, Корбан бәйрәменеке – 28 нче июнь.

Ял көннәре һәм эшләми торган бәйрәм көннәре туры килсә, ял көннәре бәйрәмнән соң килгән эш көненә күчерелә (гыйнвар бәйрәмнәреннән кала). Киләсе елда түбәндәге ял көннәре күчереләчәк: 1 нче гыйнвар якшәмбесе – 24 нче февральнең җомгасына, 8 нче гыйнвар якшәмбесе – 8 нче май дүшәмбесенә.

 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев