Логотип Идель
Яңалыклар

Яңа ел төнендә Татарстанда +1 градуска кадәр җылытачак

Татарстан көнбатыштан килүче антициклонның үзәк өлешендә булачак.

27 нче декабрьдә Казанда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, төньяк-көнчыгыш, көнчыгыштан салмак җил. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -12 градустан -14 градуска кадәр, аязганда -17 градуска кадәр, көндез – 9-11 градус салкын булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык булырга мөмкин.

Татарстан көнбатыштан килүче антициклонның үзәк өлешендә булачак. Явым-төшем ихтималы аз, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан көтелә. Һава температурасы төшәчәк: төнлә 9 градустан 14 градуска кадәр, аязганда -17 градуска кадәр. Көндез 7-12 градус салкын көтелә.

28 нче декабрьдә көндез атмосфера фронты якын булу сәбәпле, республиканың көнбатыш районнарында кар яварга мөмкин. Төнлә температура нульдән 11-16 градуска кадәр, аязганда -20 градуска кадәр, көндез максималь һава температурасы 6-11 градус салкын булачак.

29 нчы декабрьдә Татарстанда кар һәм урыны белән буран булырга мөмкин. Төнлә -6 градустан -11 градуска кадәр, көнчыгышта -13 градуска кадәр көтелә. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 3-8 градус салкын булачак.

Синоптиклар фаразлавынча, 30 нчы декабрьдә һава торышы үзгәрмәячәк: ТРның күпчелек районнарында кар явачак. Төнлә температура 8-13 градус салкын булачак, аязганда -16 градуска кадәр җитәчәк. Көндез һава температурасы минус 1-6 градуска кадәр күтәреләчәк.

31 нче декабрьдә бераз кар фаразлана. Көндез +1 градуска кадәр җылытачак. Яңа ел төне -4 градустан +1 градуска кадәр температура белән җылы булачак; кар, юеш кар, урыны белән яңгыр явачак.

Чыганак: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев