Яңа елның бизәге - чыршыны ничек сайларга?
Чыршы мәсьәләсенә килгәндә, кешеләр фикере икегә бүленә. Берәүләр ясалма чыршы ала, ә икенчеләр чын чыршы яклы. Ә сез чыршы сайлый беләсезме?
Яңа елга санаулы гына көннәр калып бара, димәк, чыршыны бизәп куярга вакыт җитте. Чыршы мәсьәләсенә килгәндә, кешеләр фикере икегә бүленә. Берәүләр ясалма чыршы ала, ә икенчеләр чын чыршы яклы. Ә сез чыршы сайлый беләсезме?
Каян алырга?
Чыршыларны шәһәрләрдә чыршы базарында, яки урманчылыкта сатып алырга була. Яңа елга багышланган ярминкәләр декабрь уртасыннан базарларда һәм сәүдә үзәкләренә якын торган территорияләрдә ачыла. “Кулдан” гына, кара урман кисүчеләр дип аталган кешеләрдән чыршыны сатып алу законсыз. Бу ситуациягә юлыкмас өчен, сатучылардан питомник белән килешү турында кызыксынырга һәм чыршыны рәсми сату нокталарыннан гына алырга кирәк.
Кайчан алырга?
Чын чыршыны алып кайту өчен идеаль вакыт ул- декабрьнең 20-ләре. Чөнки алдан алынган чыршы яңа ел бәйрәмне беткәнчегә кадәр коелып бетәчәк.
Нинди агачны сайларга? Монда берничә киңәш:
-Тигез, җәрәһәтсез юан кәүсәле чыршы сайлагыз. Нечкә кәүсәле агач озак сакланмаячак.
- Ботаклары сыгылмалы булырга тиеш. Әгәр ботаклар коры булып, минималь көчтән сынса - чыршыны алырга кирәкми.
- Чыршының энәләренә игътибар итегез. Алар зөбәрҗәт төсендә һәм сыгылмалы булырга тиеш. Аларның ныклыгын тикшергәндә, кәүсәне бераз селкетегез. Әгәр дә энәләр коелса - бу чыршының начар билгесе.
- Берничә энәне кулыгызда уып карагыз. Ылысның исе интенсив булырга тиеш. Ә вак, коры, исе булмаган чыршы - аның күптәннән киселгән булуын күрсәтә.
- Бер очлы чыршы сайлагыз. Әгәр дә агачның ике, өч, яки киселгән булса, мондый агачны алырга кирәкми.
Чыршыны ничек алып кайтырга?
Сатып алганнан соң чыршыны өйгә дөрес итеп алып кайтырга да кирәк. Агачның кәүсәләрен пластик сеткага төрергә яки бау белән чорнарга кирәк. Чыршыны кәүсәсе белән алга, ә очы белән артка төшерегез. Бүлмәгә кертер алдыннан, агачны 2-3 сәгать салкынча урынга, мәсәлән, балконга куеп, аңа җылы ияләнергә ирек бирергә кирәк.
Яңа ел кичендә өйдә нинди чыршы торуы мөһим түгел. Нинди генә чыршы булмасын, ул барыбер өйдә һәм безнең күңелләребездә Яңа ел мохитен тудыра.
Ә хәзер чыршы турында берничә кызыклы факт:
- Элек чыршыларны чәчәк белән бизәгәннәр.
- Чыршының ылысында С витамины лимонныкыннан күбрәк.
- Чыршы һаваны бик яхшы чистарта, тузанны бетерә. Чыршы хәтта аллергия белән газапланган кешеләргә дә файдалы.
- Чыршы 300-400 ел яши (кайберәүләрнең яше 500 кадәр җитә).
- Чыршы уенчыклары алманың бер елны уңмавы аркасында барлыкка килгән.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев